О подвиге народа: из поколения – в поколение

Приближается юбилей Великой Победы – 75-я годовщина победы Советского народа над фашисткой Германией во второй мировой войне. Для нашей страны, для многочисленных народов Советского Союза это была Великая Отечественная война.   

9 мая – день Победы 

О подвиге народа: из поколения – в поколение

Приближается 75-я годовщина Великой Победы Советского народа над фашисткой Германией во Второй мировой войне. Для нашей страны, для многочисленных народов Советского Союза это была Великая Отечественная война. Она коснулась каждый населенный пункт, каждую семью нашей огромной страны. Одни сражались на фронтах Великой Отечественной, другие ковали Победу в тылу, почти сутками не покидая свое место за станками на заводах и фабриках, обеспечивая фронт всем необходимым. А сельчане, в основном женщины, старики и дети все делали, чтобы обеспечить страну продуктами питания. В то же время тысячи, сотни тысяч граждан страны на оккупированных фашистами территориях ушли в партизаны, подпольные организации и внесли свой вклад для приближения Дня Победы над врагом. Война для наших соотечественников тех лет стала поистине всенародной.

Об этом шла речь и на классном часе группы № 5912 колледжа нефтехимии и нефтепереработки имени Н.В.Лемаева, который нам пришлось провести в условиях самоизоляции в онлайн режиме. Надо отметить, что студенты уже привыкли к новым требованиям, и с удовольствием в очередной раз участвовали в мероприятии, организованном на платформе zoom, как видеоконференция.

В начале как классный руководитель группы я говорил учащимся о том, какой ценой досталась эта Победа нашему народу, через какие лишения пришлось пройти и фронтовикам, и тыловикам в течение долгих четырех лет, пока в логове врага, над рейхстагом не водрузили Красное Знамя Победы.

Студенты вспомнили своих родственников, прадедов, прабабушек, которые сражались на фронтах Великой Отечественной или трудились в тылу. Одно воспоминание хочется выделить особо:

– Мой прадедушка Галимуллин Муллахмет Галимуллович родился 1 апреля 1921 года в деревне Тюково Актанышского района, начал свой рассказ Айрат Сабитов. – В 1939 году был призван в армию. Служил он на границе с Монголией, принимал участие в боевых действиях на реке Халхин-Гол. Ему недолго осталось до демобилизации, когда началась Великая Отечественная война. Домой, конечно же, никто не поехал, так как защита Отечества была долгом каждого. До 1943 года прадед был в числе воинов, охранявших границу на Дальнем Востоке от японцев. В 1943 году его отправили на Запад, на второй Украинский фронт. Воевал он артиллеристом-наводчиком, а также ухаживал за лошадьми, на которых передвигали орудия: машины, техника не выдерживала, застревала в грязи, в снегу, ломалась на страшных полях сражения. Под Будапештом был ранен, получил контузию. День Победы мой прадед встретил в Чехословакии в звании младшего сержанта. Награжден орденом Отечественной войны 1 степени и медалями «За взятие Будапешта», «За взятие Вены», «За взятие Праги», – закончил рассказ Айрат о боевом прошлом своего прадеда и отметил, что в 1988 году его не стало, а его награды и документы до сих пор бережно хранятся в их семье.

 Я тоже поделился воспоминаниями о своих дедах со стороны отца и матери: Закирове Хаматзаки Закировиче и Сафине Ахметгата Сафовиче. Хаматзаки Закирович участник Первой Мировой войны. Ему было 49 лет, когда его в 1942 году призвали на Вторую Мировую – Великую Отечественную войну. В то же время два его сына – Мустафа и Муртаза – были на войне, третий – четырнадцатилетний Ибрагим работал в колхозе. Дед вернулся в родную деревню после войны, осенью 1945 года.

Мой второй дед – Ахметгата Сафович, к сожалению, не вернулся, погиб на войне. Его призвали в первый год войны и, прежде чем попасть на фронт, он пережил все ужасы лагеря Суслонгер, где должен был пройти курс молодого бойца, но попал в невыносимые условия и чудом остался жив. После он воевал на Западном фронте, и в феврале 1943 года, во время очередного сражения погиб. Захоронен в Луганской области Украины.

В конце классного часа мастер группы Марина Анатольевна Филенко предложила не только на 9 мая, но и после проводить такие мероприятия и давать возможность всем студентам делиться более подробными воспоминаниями о своих предках – участниках войны и тружениках тыла. И это немаловажно, ведь таким образом мы сможем сохранить и передать из поколения в поколение воспоминания о великом подвиге нашего народа, совершенного в те грозные годы войны.

 Рахим Закиров, преподаватель КНН имени Н.В.Лемаева, классный руководитель группы № 5912

Бөек Җиңүгә 75 ел

Истәлекләрне яңартып

Илебездә Бөек Ватан сугышы җиле кагылмаган гаилә юктыр. Әйе, вакыт дәвалый: еллар үткән саен ул фаҗигале чордагы югалтуларның, халкыбыз кичергән кайгы-хәсрәтнең авырлыгы кими. Ләкин, яу кырында сәламәтлеге, гомере хисабына Җиңү яулаучылар турындагы якты истәлекләр һәм аларга булган чиксез рәхмәт хисе безнең күңелләрдә саклана.

30 апрельдә Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенең 5912 группасында Бөек Җиңү көненә багышлап оештырылган сыйныф сәгатендә (классный час) яңгыраган сүзләр дә шуны раслый. Сыйныф сәгате дигәннән, ул үзизоляция шартларында онлайн режимда узды. Шунысын да билгләп үтәсе килә, студентлар яңа таләпләргә шактый күнегеп, zoom платформасы нигезендә видеоконференция рәвешендә үткәрелгән әлеге чараны зур кызыксыну белән кабул итте.

5912 группаның сыйныф җитәкчесе буларак, кереш сүземдә мин илебезнең бу Җиңүне гаять зур югалтулар бәрабәренә яулап алуы турында сөйләдем. Халкыбызга фронтта баштанаяк коралланган һәм зур көчкә ия булган күпсанлы дошман гаскәренә каршы көрәшергә, ә тылда сугышчыларны корал һәм азык-төлек белән тәэмин итү өчен көнне-төнгә ялгап эшләргә түры килүен ассызыклап уздым.

Студентлар үзләренең ул дәһшәтле елларны кичергән ерак туганнарын, төгәлрәк әйткәндә, әти-әниләренең әби-бабаларын искә алдылар. Арада яу кырында үлеп калучылар, сугыштан исән-сау әйләнеп кайтучылар, һәм, әлбәттә, тыл хезмәтчәннәрен дә атадылар. Шунысы кызганыч, яшь буында бу хакта мәгълүмат бик күп түгел. Аларның сирәге генә 75-79 ел элек узган вакыйгаларның шаһиты булган туган-тумачалары турында нәрсәдер ишетеп белә. Шуңа күрә Айрат Сабитовның ерак бабасы турындагы истәлекләренә аерым тукталасы килә:

– Бабамның әтисе Галимуллин Муллаәхмәт Галимулла улы 1921 елның 1 апрелендә Актаныш районы, Түке авылында туган, – дип башлады Айрат сүзен. – 1939 елда аны армиягә алалар. Ул Монголия чигендә хезмәт итә, Халхин-Гол елгасындагы хәрби хәрәкәт-бәрелештә катнаша. Демобилизация көне җиткәндә Бөек Ватан сугышы башлана һәм солдатларның тиздән өйгә кайту турындагы планнары тормышка ашмый, чөнки, Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы була. 1943 елга кадәр ул Байкал арты фронты составында хезмәт итә. Шул елны бабамның әтисе, минем ерак бабайны Көнбатышка, икенче Украина фронтына озаталар. Ул артиллерист-наводчик булып сугыша, шул ук вакытта пушка тартып йөрүче атларны карап торучы да була. Чөнки машиналар язгы-көзге пычракта, кышкы бураннарда хәрәкәт итә алмый, батып кала, ватылалар, ә атлар ышанычны аклый. Будапешт шәһәре өчен барган сугышта әниемнең бабасы яралана һәм контузия ала. Ерак бабам Бөек Җиңү көнен Чехословакиядә, кече сержант званиясендә  каршы ала. Ул 1 дәрәҗәле Бөек ватан сугышы ордены, “Будапештны алу өчен” , “Венаны алу өчен”, “Праганы алу өчен” медальләре белән бүләкләнгән, – дип тәмамлады Айрат сүзен һәм 1988 елда ерак бабасының вафат булуы, ә аның документлары һәм хәрби бүләкләре бүген дә гаиләләрендә саклануы турында әйтеп үтте.

Мин укучыларга Бөек Ватан сугышында катнашкан ике бабам: әтиемнең әтисе Закиров Хаммәтзәки Закир улы һәм әниемнең әтисе Сафин Әхмәтгата Сафа улы турында сөйләдем

Закиров Хамәтзәки 1893 елда Чистай өязенең Татар Волчьясе авылында дөньяга килә. Ул чорда татар авылында туып үскән һәм русча сөйләшү түгел, руслар әйткән аерым сүзләрне дә аңламаган Зәки, 1914 ел ахырында татар мохитеннән аерылып, Беренче бөтендөнья сугышына алына, фронтта яраланып, немецларга пленга эләгә. Пленнан соң, кызыл Армия гаскәрләре сафында ул чорда Россиядә киң масштаб алган гражданнар сугышында катнаша.

…1942 елның 30 маенда 49 яше тулып килүче Хаммәтзәки Закиров Бөек Ватан сугышына китә. Бу вакытта инде аның ике улы Мостафа белән Мортаза сугышта, өченчесе – 14 яшьлек Ибраһим колхозда эшли торган була. Бабай туган авылына Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, 1945 елның көзендә әйләнеп кайта.

1904 елда Иске Абдул авылында (бүген Тукай районына керә) туган икенче бабам – Әхмәтгата Сафа улы, кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы фронтында мәңгегә ятып кала. Ул сугышның беренче елында ук хәрби комиссариатка чакыру ала һәм аңа, фронтка барып җиткәнче үк, Суслонгер лагереның бөтен коточкыч яманлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә. Соңыннан билгеле булганча, башлангыч хәрби әзерлек бирү өчен оештырылган әлеге лагерьда солдатлар яшәү өчен көрәшергә мәҗбүр була… 1942 елдан алып фашистларга каршы көрәшкән бабам Әхмәтгатаның хәрби юлы турында мәгълүмат бик аз. Республиканың “Хәтер” китабында бастырылган юллардан билгеле булганча, ул – Сафин Әхмәтгата Сафа улы 1943 елда һәлак була, Украинаның Луганск өлкәсе, Краснодон районы, Новосветловка авылында җирләнгән.

Сыйныф сәгате ахырында 5912 группаның мастеры Марина Филенко студентларга үзләренең сугыш чорында яшәгән туганнары турында күбрәк мәгълүмат тупларга һәм шундый чараларны 9 майдан соң да оештырырга тәкъдим итте. Шул рәвешле һәркемгә сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турындагы истәлекләре белән уртаклашырга мөмкинлек булачак. Нәтиҗәдә, халкыбызның ул дәһшәтле еллардагы батырлыгы турындагы истәлекләрне яңартып, аларны югалтмыйча киләчәк буыннарга да тапшыра алачакбыз. Димәк, алар да Бөек Ватан сугышында җиңүгә өлеш керткән үзләренең ерак туганнары белән горурлана алачак.   

Рәхим Закиров, 5912 группаның сыйныф җитәкчесе

Статья “Туган як” газетасында басылып чыкты (№ 33, 8 май 2020 ел).